Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы

Агымдагы елның 12 маенда Шәмәрдәндә балигъ булмаган бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы теркәлде.

 

  Агымдагы елның 12 маенда Шәмәрдәндә балигъ булмаган бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Лицейда укучы 2007 елгы үсмер мопедта 21.00 сәгатьтә Ф.Кәрим урамы буйлап хәрәкәт иткәндә юл хәрәкәте кагыйдәсен үтәми: үзеннән  алда баручы автомобиль урам чатында сулга борылу маневры ясаганда аны узып  китмәкче була. Нәтиҗәдә шул машинага килеп бәрелә.  Саксызлык һәм  ашыгу аркасында мопедта  утырган 2008 елгы кыз бала күпсанлы тән җәрәхәтләре ала. Ул республика клиник балалар хастаханәсенә озатыла.

 Мопедны   йөртүче дә, аның пассажиры да мотошлем  кимәгән булалар.

   Җәйге  каникул  якынлашканда  урамнарда шәхси мобильлек чараларында хәрәкәт итүчеләрнең (электр самокаты, гироскутер, сегвей, монотәгәрмәч һәм аларга охшаш җайланмалар) күбәюен күздә тотып, ЮХИДИнең район бүлекчәсе автомобиль йөртүчеләрнең  юлларда бик игътибарлы булуларын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев