Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә «Беренчеләр чакыруы» Бөтенроссия проектының муниципаль этабы узды

14 нче май көнне «Шәмәрдән «Үсеш» лицее базасында «Беренчеләр чакыруы» Бөтенроссия проектының муниципаль этабы узды.

 Чараны Саба районы “Беренчеләр хәрәкәте" бүлеге җитәкчесе Илнар Хаҗиев  башлап, "Без "Яшьлек" яшьләр үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен саклау өчен төрле спорт һәм мәдәни  чаралар үткәрәбез. Алга таба да  мондый чаралар ешрак үткәрелер дип ышанам ", - диде ул.  "Беренчеләр чакыруы" Бөтенроссия проектының муниципаль этабында төрле спорт уеннары үткәрелде:

- идәндә утырган килеш ,алга иелү

- урында килеш,озынлыкка сикерү

- бочче уены

- каршылыклар полосы 

Барлыгы өч команда ярышты.Уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

1 урында "Аклар", 2 урында "Шәмәрдәннәр", 3 урында "Кызыллар" командасы.

Барлык командалар да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Ярыш тәмамлангач, һәр катнашучыга грамота, медаль һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев