Шәмәрдәндә бирнә җыйдылар
Сабантуйлар якынлаша
Кичә Шәмәрдәннең Фрунзе һәм 8 Март урамнарында җыр, моң, гармун тавышы тынмады. “Яшьлек” яшьләр үзәге коллективы урамның һәр капка каршысына тукталып, бәйрәмгә бүләк бирүчеләрне сәламләде. Һәркайсына рәхмәт әйтеп, милли бәйрәмдә катнашырга чакырды. Капка төбендә хуҗалар белән татар халык биюләре башкарылды, колгага әкренләп сөлгеләр уралды, чиләккә йомыркалар тәгәрәде, бала-чагаларның сумкалары баллы күчтәнәчләр белән тулды. Һәр кеше күңелендә илләр тыныч булып, бәйрәмнәрне күңелле һәм имин үткәрергә язсын дигән теләк яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев