Шәмәрдәндә «Гомерләр кайтавазы» концерты узды
Мәдәният учакларында
Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчәннәр белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Гомерләр кайтавазы» концерты оештырдылар. Конертта катнашучылар традицион җырлар, күңелгә хуш килгән гармун җырлары, биюләр башкарып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Мондый вакыйга буыннар арасындагы элемтәне ныгытып кына калмый, ә бәлки үзәктә җылы атмосфера тудырырга ярдәм итә, кешеләрнең йөрәкләрен шатлык һәм өмет белән тутыра. Тамашачылар концертны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев