Шәмәрдәндә яшәүче Фаадия Биккининаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Фаадия Биккининаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Мөхтәрәм юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы тәбрикләде.

  Фаадия  Биккинина  Эзмә авылында туган.  1950 елда  Свердловск өлкәсенең Асбест шәһәренә  тау шахтасына эшкә китә. Башта төрле эшләр башкара, аннары лифт машинисты була. Әлеге хезмәтен лаеклы ялга чыкканчы башкара.  Үзенең 40 ел гомерен шахтага багышлый Намуслы хезмәте өчен күп Мактау кәгазьләренә, медальләргә лаек була.   Лаеклы ялга чыккач, Шәмәрдәнгә кайтып урнаша. 

Юбилярны котлыйбыз!

 

 


Нет комментариев