Шәмәрдәндә яшәүче Нәҗип Зиннуровны 90 яшьлек олы юбилее белән тәбрикләделәр
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Нәҗип Зиннуровны 90 яшьлек олы юбилее белән тәбрикләделәр

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев тәбрикләде.

 Нәҗип Зиннур улы Иске Мичән авылында 7 балалы гаиләдә үсә. Балачагы сугыш чорына туры килгәч, ачлык-ялангачлыкны күп күрә. 1951 елда Зиннуровлар гаиләсе Шәмәрдәнгә күченә. Нәҗип ага 1955 елда Биектауда махсус училищеда механизатор һөнәрен үзләштерә. Анда бер ел укыганнан соң, Казахстанның Кокчетау өлкәсенә эшкә җибәрәләр. 3 ел армия хезмәтендә уза.

 Нәҗип ага район «Сельхозхимия» берләшмәсендә 44 ел инженер булып эшләп лаеклы ялга чыга. Ул  6 бала әтисе, 7 оныгы, 1 оныкчыгы бар.


Нет комментариев