Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Сәрия Фәхретдинованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова котлады.

  Фахретдинова Сәрия Шаяхмәт кызы 1931 елның 13 июлендә Югары Утар авылында туган. Башлангыч белемне Югары Утар мәктәбендә, аннары Керәнне авылының 10 еллык мәктәбендә 7 сыйныф белем алган. Әтисе фин сугышыннан кайтуга үлеп китә. Әниләре кулында биш бала калалар. Ачлык елларында Монголия якларында 6 ел колхозда эшли. Аннары туган якларына әйләнеп кайталар. Югары Утар колхозында эшли,  1956 елда кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән Шәмәрдәндә яши башлыйлар. Загозтзернода 10 ел төрле эшләрдә хезмәт куя. Аннан соң Промкомбинатта швея-моторист булып эшләп, 1985 елда лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше белән 4 бала үстерәләр. Кызганычка каршы, олы малайлары вафат була. 2005 елда тормыш иптәше дә мәңгелеккә күчә. Бүгенге көндә улы – Расим Аглиулла улы белән гомер кичерә. Сәрия Шаяхмәт кызының 9 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев