Шәмәрдәндә педагог-психологлар һәм укытучы-логопедлар очрашып киңәште
Шәмәрдәннең 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә коррекция-үсеш эшен оештыру» темасына педагог-психологлар һәм укытучы-логопедлар өчен республикакүләм семинар узды.
Семинарның төп максаты психологик һәм логопед ярдәме өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, шулай ук катнашучыларның квалификациясен күтәрү һәм һөнәри күнекмәләрен яхшырту иде. Семинар барышында катнашучылар коллективның эш тәҗрибәсе белән таныша һәм мастер-классларда катнаша алдылар. Чарада Казан шәһәреннән, Саба, Арча һәм Кукмара районнарыннан утызга якын белгеч катнашты. Алган белемнәре һәм яңа танышулар һәр катнашучыга үз эшен яхшыртырга һәм һөнәри эшчәнлегендә яңа югарылыкка ирешергә ярдәм итәчәге бәхәссез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев