Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндәге пычранган җирләрне чистарту өчен 193,2 миллион сум акча бүлү каралган

Милли проектлар гамәлдә

Шәмәрдәндә “Экология” милли проектының “Чиста ил” федераль проекты кысаларында нефть продуктлары калдыкларыннан пычранган җирләр рекуль­ти­ва­цияләнәчәк. Чистартыласы тер­риториянең гомуми мәйданы 4746 квадрат метр тәшкил итә. Подрядчыга анда үскән куакларны тамырыннан бетерергә, пычранган балчыкны  чыгарырга һәм алга таба яшелләндерергә кирәк булачак.  Әлеге максатка республика бюджетыннан 193,2 миллион  сум акча  бүлү каралган. Подрядчы 25 октябрьдә ачыкланачак. Контракт 2024 елның 10 декабренә үтәлергә тиеш. Аңарчы Шәмәрдәндә 16 мең  квадрат метр­лы пычрак күлдәвек чистартылган  иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев