Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сәминә, Самир, Самат яшь инженерлар конкурсында җиңү яуладылар

Конкурста Россиянең төрле почмакларыннан 48 команда көч сынашты.

  17-20 апрель көннәрендә Сабаның 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Габдрахманова Самина, Кашапов Самир, Мәүлетов Самат әти-әниләре һәм тренерлары Гөлия Габдрахманова белән Татарстан этабын узганнан соң, яшь инженерлар конкурсында катнаштылар. Безнең команда Чиләбе шәһәрендә узган «ИКаР» халыкара катнашында Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү технологик конкурсында макет тәкъдим иттеләр. «RoboIce hall» командасы Fischer TECHNIK, LEGO education һәм Engino конструкторларыннан җыелган робот техникасын кулланып заманча боз сараен проектлады һәм төзеде. Нәтиҗәдә безнең команда «Яшь инженер» номинациясендә җиңүче булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев