Шекше авылында Мадияр Хаҗиев һәм аның укучылары иҗат иткән картиналар галереясе ачылды
Мәдәният учакларында
Шекше авылында Керәнне авылында туган рәссам Мадияр Хаҗиев һәм аның шәкертләренең картиналар галереясе ачылды. Тантананы Алан-Елга авылында туып-үскән, Саба районының Яр Чаллыдагы якташлар җәмгыяте җитәкчесе Ришат Нәфыйк улы Кавиев оештырды. Мадияр Шәрип улы кырык ел дәвамында балалар сәнгать мәктәбендә укыта. Рәссам Шекше төп мәктәбенә җитмешләп картина бүләк итте. Әлеге мөһим мәдәни инициативаны хупларга Саба районы хакимияте вәкилләре, Татарстанның атаклы сәнгать эшлеклеләре, рәссамнар Мөдәрис Минһаҗев, Нәҗип Нәккаш, җырлар авторы, юморист Алмаз Хәмзин, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин килгән иде. Сәхнәдә танылган артистлар, шагыйрә Илмира Гыймаева, Саба районы үзешчәннәре һәм Шекше авыл мәдәният йорты иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев