Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Сиңа да үзең кебек килен туры килсен иде”, - дип теләгәне кабул булды каенанамның

Авылларыбызда яшәү үрнәкләре белән башкаларга өлге булырлык күркәм гаиләләр күп. Елыш авылында 27 ел каенана-килен булып яшәүче Нәзирә һәм Рәмзия Рамазановаларның бер-беренә булган мөгамәләләрен күреп, күңел сөенә, әлеге йорттагы үзара җылы мөнәсәбәт җанны иркәли.

undefined

Ерактан ук балкып, гөл-чәчәкләргә күмелеп утыручы йортта, әйтерсең лә, хуҗаларының күңел халәте чагыла. Бирегә килеп керүгә ниндидер җылы хис урап ала да, тиз арада үз кешегә әйләнәсең. Әниле-кызлы кебек яшәүче килен-каенана мөнәсәбәтенең иң югары үрнәгенең чагылышыдыр бу, мөгаен.

Биредә яшәүче хуҗаби­кәләрнең өлкәне, авылның Акъәбисе – Нәзирә апага 81 яшь. Авыл халкының бик тә хөрмәтле кешесе – дини йолаларны үтәү­че абыстае ул. Әтисе сугышка киткәндә берни аңламыйча, идәндә үр­мәләп калган сабый тормыш сынауларына сынмый-сыгылмый инде сигезенче дистәсен ваклый. Түбән Шытсуда туып-үскән кыз 1964 елда Елыш авылының тырыш, булдыклы егете Зәкиҗанга кияүгә чыгып, өч ул тәрбия­ләп үстерәләр. Олы улларына дүрт ай булганда гаилә башлыгын армиягә алалар, яшь әти 3 ел Йошкар-Олада хәрби бурычын үти. «Мин 10 ел армиядә хезмәт иттем, дия идем балаларга. Олы улым 3ел да 4 ай, кечеләре 2шәр ел, ирем 3 ел солдатта булды", – ди Нәзирә апа.

Алтын куллы Акъәбинең бүген дә кулыннан киергесе, энә-җебе төшми. Кечкенәдән кул эшләренә оста булып, үзенә-үзе киемнәр тегеп үсә ул. Аның чиккән алъяпкычларын, сөлгеләрен күреп сәнгать әсәренә тиң матурлыктан күзләр камаша. Гап-гади, дөньяның ачысын-төчесен күп татыган җыерчыклы кул­ларның әлеге матурлыкны тудыра алуына таң каласың. Нәзирә апаның күңел матурлыгы аның кул эшләренә дә күчеп, башкаларны да сөендерә.

"Аллага шөкер, җитеш тормышта, үзебезнең тырышлык аркасында барлык белән яшәдек. Зәки бик яхшы ир булды. Тик борчу-хәсрәтләрне күп күрдем. Иң зур бәхетем – киленемнән уңдым. Бер-беребезгә ярашып, ярты сүздән аңлап гомер кичерәбез. Сез бер төсле, үз кызың булса да, бу кадәр үк булмас, диләр безне күргән кешеләр. Икебез дә йөрергә яратабыз. Рәмзиянең машинасына утырып басу-кырларга чыгып китәбез. Чикләвек, җиләк, гөмбә, шифалы үләннәрнең берсе дә калмый, табигать хәзинәләренең барысыннан да авыз итәбез. Кыш буе гөрләшеп дару үләннәреннән ясалган чәй эчәбез. Бүгенге кө­немә мең шөкер", – ди Нәзирә апа. Рәмзия – Нәзирә апаның төпчек улы Ахкямның хатыны. 1994 елда Елыш авылына килен булып төшкән Бигәнәй кызы Рәмзияне әлеге гаилә генә түгел, авыл халкы да тиз арада үз итә. Тик... Язмыштан узмыш юк... Һич уйламаганда, тормышка сөенеп, ике балалары буй җиткезгәндә җир җимертеп эшләп йөргән, хуҗалыкның алдынгы тракторчысы 43 яшьлек Ахкямны яман чир 2014 елда үз куенына ала. Аңа кадәр дә сынауларны күп кичерәләр: 2007 елда авырып олы уллары Альберт, 2010 елда Зәкиҗан абый бакыйлыкка күчә. "Алты-җиде ел эчендә җиде-сигез якын кешемне югалттым. Үземнең ике балам, ирем, туганнарымның балалары яшьли вафат булдылар. Зиратта бер рәт булып яталар. Өйдә Рәмзия белән икәү генә калдык", – ди Нәзирә апа.

Бүген Нәзирә апаның Түбән Камада яшәүче уртанчы улы Айдар аларга зур терәк-таяныч булып, ярдәмләшеп яши. Рәмзия белән Ахкямның уллары Илгиз техникум тәмамлап шулай ук Түбән Камада яши, Гөлназлары Казан дәүләт мәдәният университетының декора­тив-гамәли сәнгать факультетында укый. "Онык­ларымның кулларыннан килмәгән эш юк. Илгизебез кечкенәдән бик тырыш булды, Гөлназыбыз халык һөнәрләре училищесын тәмамлап, инде югары уку йортына керде. Рәсемгә бик оста. Оныкларым үзләре дә минем өчен өзелеп торалар, үзем дә бик яратам", – ди әби кеше. Рәмзия 19 ел Елыш башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшләп, хәзер Түбән Шытсу мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Сабыр канатлары сынардай вакытлары күп булса да, сыгылмый ул. Ире белән әнисе бер үк вакытта яман чир белән көрәшә. Йөрәге урталайга ярылырга торган вакыты аз булмый. Казанга хастаханәгә икешәр тапкыр барырга туры килсә дә, бирешми, түзә. Аллаһ ярдәме белән әнисе чирне җиңеп чыгып, исән-сау гомер итә. Иренең үлеменә берничә ай кала аларны язмыш ут афәте белән дә сыный. Кышка әзерләнгән печән белән шыплап тулган зур каралты-кура минут эчендә көлгә әйләнә. Малларны көтүдә булу гына коткарып кала, 40 үрдәк уттан чыга алмый. Өйләре исән-сау калганына шөкер итәләр. Елыш халкы, Рәм­зиянең авылдашлары, дуслар, туганнары ярдәме белән өч ай дигәндә абзарлар яңадан торгызыла. Ярдәм итүчеләргә бүген дә бик рәхмәтле алар. Рәмзия Васил кызының хезмәте бик җаваплы, тынгысыз булса да, хуҗалыкта да, мәктәптә дә эше тәртиптә, барына да өлгерә. "Мин иртә китәм, кич кайтам инде, йорттагы эш күбрәк әни өстендә", дисә дә, тормышны бергәләп җиң сызганып тартулары әллә кайдан сизелә: һәркайда төзеклек, чисталык, тәртип хөкем сөрә. Бер-берсен зурлап, хөрмәтләп, киңәшләшеп яшәүләре һәрбер әйткән сүздә сизелә. Минем белән аралашканда да Рәмзия: "Әни, бал сатучы килгән, ничәне алыйк икән?"– дип өлкән кеше белән киңәшкә керүе, Нәзирә апаның да өзеп әйтмичә, килененең фикерен тыңлавы матур яшәүнең нигезен, асылын корадыр кебек. Алар кебек дус-тату яшәүнең алтын кагыйдәсе белән дә кызыксынмый булдыра алмадым. "Яшьләр әти-әни дип, торсыннар иде. Бу сүзләр бөтен кешене дә эретә дә куя. Әнә безнең Рәмзия, ары үткәндә дә, бире үтсә дә, әни дип кенә тора. "Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, дип юкка гына әйтмиләр бит. Үзем дә яшь вакытта гел "Әнкәй" дип кенә тордым. "Үзең кебек килен туры килсә иде", – дип тели иде каенанам. Аллага шөкер, теләкләре кабул булды", – ди Нәзирә апа.

Сынауларны күп кичерсәләр дә, тормышның якты төсләрен генә күреп, күңел матурлыкларын җуймыйча, һәр туган таңга шөкер итеп яши беләләр алар. Әлеге ихлас, язмышларына бернинди үпкә сакламыйча яшәүче ханымнарны күреп сөйләшкәннән соң, икесенә дә толлык әҗерен мулдан бир, Аллаһым, диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев