Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Синоптик Ильин Россиядә эссе җәй булачагын фаразлады

Киләсе җәй бөтен дөньяда узган елга караганда эссерәк булачак. Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.

«Россия дә искәрмә булмаячак. Ниндидер аерым нюанслар булырга мөмкин, әмма гомумән алганда климат нормасы 2-4 градуска югарырак булачак. Бу шактый сизелерлек була. Бу аерым чорларда температура 30 градустан югарырак җылыначак һәм мондый һава торышы дәвамлы булачак, дигән сүз», - диде синоптик.

Ул билгеләп үткәнчә, явым-төшемнәр булачак, әмма еш яңгырлар көтелми.

«Явым-төшемнәр кыска вакытлы, әмма көчле яшенле булачак. Мондый яшеннәр вакытында критик, штормлы күрсәткечләргә кадәр көчәя ала торган давыллы җил булу ихтимал», - дип йомгаклады Ильин.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptik-ilin-rossiyada-esse-ai-bulacagyn-farazlady-5905001

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев