Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Соңгы кыңгырау” – яшьлек, ак хыяллар, якты киләчәк бәйрәме...

Саба гимназиясендә ХI cыйныфны -21 укучы, IХ сыйныфны 82 укучы тәмамлады.

  2024-2025 уку елында районыбыз  мәктәпләрендә барлыгы 4175 бала белем һәм тәрбия алды.  Быелгы  кыңгырау чыңы районыбызның 143  ХI cыйныф укучысын олы тормыш юлына озату авазы булып яңгырады,  353 укучы  IХ cыйныфны тәмамлады.  

Саба гимназиясендә 21 укучы ХI cыйныфны, 82 укучы IХ сыйныфны тәмамлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын гимназия директоры Айнур Шәймәрданов тәбрикләп, киләчәктә туры, ныклы  юл сайлауларын теләде.  «Соңгы кыңгырау”   – яшьлек,  ак хыяллар, якты киләчәк бәйрәме. Шау-шулы мәктәп еллары, күңелле бәйрәмнәр, дәресләр, консультацияләр, олимпиадалар, спорт ярышлары  – барысы да артта   калды. Сезне алда зур юллар, өмет-максатлар, сынаулар көтә. Гимназиядә ныгыткан канатларыгыз, алган белемнәрегез белән  алдагы сынауларны уңышлы үтеп,  тормышта зур уңышларга ирешүегезне телим!» – диде Айнур  Нургали улы. Чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең икъ­тисад буенча урынбасары Марат Баһманов тәб­рикләде. «Бүген  сезнең өчен бик истәлекле– моң­су да, шатлыклы да көн.  Чөнки тормышыгызда икенче этап башлана: зур тормыш юлына аяк басасыз. Алда сезне мавыктыргыч студент еллары көтә. Кайда гына булсагыз да районыбызның лаеклы гражданнары булыгыз. Сезне үзегез те­­ләгән белгечлекләргә ия булып, киләчәктә   райо­­ныбызда  көтеп калабыз», – диде Марат Ман­­сур улы. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урын­басары  Гөлназ Капитонова да  100 елдан ар­тык тарихы булган Саба гимназиясе коллекти­вы­на тирән ихтирамын белдерде, чыгарылыш сый­ныфларның  мәктәп чоры күңелләрендә бары  матур   хатирәләр белән  генә   сакланып калуын  теләде. Унберенчеләрнең мәктәп коллективы­на,  һәрбер укытучыга, әти-әниләргә  әйтер теләк­лә­ре дә ихлас, җылы, дулкынландыргыч иде. Әзер­ләнми килгән дәресләр дә, балалык шуклыклары да, куелган 2леләр дә – бары да онытылды.  Сыйныфташлар белән биелгән соңгы  вальс та тагын да  моңсурак башкарылды.  Экрандагы  мәктәп чо­рының күңелле мизгелләре  тупланган  видеофильм, әти-әниләренә әзерләнгән сюрприз – те­лефоннан әйтелгән ярату һәм рәхмәт сүзләре һәр­кемнең күзенә яшь китерде. Унберенчеләр  төрле милләт биюләре,  матур җырлар аша үз­лә­ре­нең киңкырлы талантлар  икәнлекләрен  рас­ла­дылар. 

Сыйныф укытучылары исе­мен­нән  чыгыш ясаган Рафига Газиянованың  теләкләре дә унбе­рен­челәр өчен  тормышның төп кагыйдәсе булып яң­гырады.  Әти-әниләр исеменнән Зөлфия Кә­ри­мова чыгыш ясап, укучыларга изге, ак юллар теләде.

”Бүген минем өчен бик мөһим көн. Чөнки мин бүген 1 сыйныфтан бирле белем алган гимназиям белән саубуллашам. Шул ук вакытта алда   хыял-өметләр тулы якты    киләчәк  көтә.   Гимназия  минем өчен икенче туган йортым  булды. Һәр  сыйныфташым, һәрбер укытучы минем өчен бик якын.  Мин аларның барысына да бик рәхмәтле.  Сыйныф җитәкчесе Рафига Мөхәммәтовна минем өчен икенче әни булды. Киләчәгемне менеждмент һөнәре белән бәйлисем килә.  Әлегә бөтен көчне БДИ тапшыруга юнәлтәбез.   27 майда математи­кадан (профиль төре) беренче  дәүләт имтиханы  тапшырачакбыз.  Һәрбер сыйныфташыма уңыш­лар телим”, – ди  Самира Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев