«Спорт- минем өчен сәламәтлек!»- ди  йөгерү марафонында катнашкан Эльмира Валеева
Район яңалыклары

«Спорт- минем өчен сәламәтлек!»- ди йөгерү марафонында катнашкан Эльмира Валеева

Сәламәт тәндә- сәламәт акыл

 Казан шәһәрендә уздырылган йөгерү марафонында район финанс - бюджет палатасының баш белгече Эльмира Валеева да катнашты. Марафонның быел юбилей датасы, 10нчы тапкыр үткәрелде. Йөгерешчеләр 10 чакрым дистанцияне үттеләр. 

 «Минем өчен спорт ул - сәламәтлек, рәхәт физик һәм рухи халәт», ди Эльмира Валеева.

  Йөгерү марафонында 10 ел дәверендә 150 мең кеше катнашкан. Алар арасында  спорт сөюче райондашларыбызның да булуы куандыра.


Нет комментариев