Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Спортсыз бер көн дә юк

Совет чорыннан мирас булып калган, 1936 елдан башлап августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелгән Физкультурачылар көнен спортчылар, тренерлар, физкультура укытучылары, сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның һәркайсы үз бәйрәмнәре итеп саный. Санга әйләндерсәк, бу районда яшәүчеләрнең өчтән бере дигән сүз. Башка бәйрәмнәр дә төрле ярышлар оештыручы судьялардан башка узмый. Физкультурачылар көне уңаеннан тулырак мәгълүмат алу өчен район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов белән сөйләштек.

–Ирек Рамазанович, СССР таркалып, үзгәртеп корулар белән мавыккан арада онытылып торган  сәламәт  яшәү рәвеше кабат  модага керде. Урамнарда  велосипедта  йөрүчеләр,  авыл  читенә чыгып   йөгерүчеләр  күбәйде. Инде  ябык  спорт корылмаларындагы күнегүләргә  килсәк...

   –Чыннан  да, бездә физкультура-спортны   күпләр үз итә.  Халыкка махсус  учреждениеләрдән  "Нарат" боз сарае, Шәмәрдәндә "Яшьлек" яшьләр үзәге, Сабада йөзү бассейны, спорткомплекс, “Саба Арена”, "Олимп" сабантуй спорт мәктәпләре хезмәт күрсәтә. Авылларда  аларның  филиаллары эшли.  Физик тәрбия  мәгариф  учреждениеләреннән башлана. Мәктәпләрнең  спорт залларында моның өчен  шартлар тудырылган. Узган  уку  елында “Балаларны  сәламәтләндерү-белем бирү үзәге”ндә 13 юнәлештә 50 берләшмә эшләде. Аларга 750 укучы   йөрде һәм   бәйгеләрдә  катнашты.  Республика  Президенты  ярышларында  Эзмә урта мәктәбе  җиңүгә  лаек  булды. Гимназия  командасы  Бөтенроссия  мәктәп спорт клублары   ярышларында  Татарстан данын  яклап, 2нче  урынны  алды.

  Районда “Өченче  буын” вәкилләрен һәм инвалидларны  спортка  тарту  юнәлешендә дә актив  эш  алып  барыла.   Системалы рәвештә  физик  культура белән  шөгыльләнүче инвалидлар  саны 5  ел эчендә 2,5 тапкыр  диярлек  артты.  Хәрәкәт  мөмкинлекләре  чикләнгәннәр 2021 елда  чаңгы, өстәл теннисы, җиңел атлетика, боччо  уеннарында катнашып, республикада 1нче-2нче  урыннарда булдылар. «Өченче буын " IX республика пенсионерлар Спартакиадасында Саба командасы призлы  урыннарда бара. Әлеге  категория гражданнар белән районда тренер Рәшит Кәримов максатчан  эшли һәм нәтиҗәләр дә  куанычлы. Хәзер инвалидлар һәм  өлкәннәр районда  спорт белән шөгыльләнүчеләрнең 19,4 процентын тәшкил итә.

 –Районда  спортның  кайсы төрләре  киңрәк таралган?

– Саннар белән күрсәтсәк, футбол белән 1260 артык ир-егет шөгыльләнә. Шайбалы  хоккейны 730дан, өстәл теннисын 500дән артык кеше  уйный,  чаңгыга 700гә якын сабалы тартылган.  Йөзү түгәрәгенә – 417, бокска 94 кеше   йөри,  спортның база  төрләре буенча күнегүләрне 25 тренер  үткәрә. Уңышларга   килгәндә, иң элек Шәмәрдән кызы  Зилә Батыршинаның Олимпия  уеннарында  катнашуын әйтергә кирәк.  Ул Саба тарихына халыкара  масштабтагы иң дәрәҗәле  ярышка юллама  алган  беренче спортчы булып  кереп  кала.    Сабада өс­тәл теннисы буенча  үткәрелгән Бө­тенроссия  ярышларында Саба  командасы  мактаулы 1нче  урынны яулавын шулай ук зур казаныш.  Шәхси зачетта үсмерләр арасында Мурат Ибраһимов –1нче, Ранил Миңнебаев, Сафира  Фәйзетдинова призерлар булдылар, Россиянең иң   көчле спортчылары  арасында Саъди Исмаилов  2нче  урынны   алды. “Саба Арена”да бадминтон буенча узган  Россия  кубогында да сабалылар җиңүгә омтылыш   күрсәттеләр. Кыскасы, илнең  мегаполисларыннан  спортчылар  чакырып ярышлар уздырырлык корылмаларыбыз бар. –Уңышлар  дәвамлы булсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

–Иң элек яхшы әзерлекле спорт­чылар, аларга шундый ук  әзерлекле алмаш, көчле тренер­лар составы кирәк. Шөкер, бездә бүген боларның барысы да бар. Тренерларыбызга алмаш та әзерләнә. Спорт академиясендә безнең районнан 5 кеше белем ала. ГТО хәрәкәте эшчәнлеген оештыруга да игътибар зур, Физик әзерлек нормативларын үтәүчеләрнең 21 проценттан артуы районыбызны республика рейтингының 1нче  баскычына  чыгарды. Әлбәттә, болар барысы да  күп чыгымнар сорый. Шуңа   күрә спорт  корылмаларының, инвентарьларның  кадерен белик, иганәчеләребез дә артсын иде. Әңгәмәбез ахырында барлык спортчыларыбызны, тренер-остазларыбызны, укытучыларыбызны уртак бәйрәмебез белән котлап, уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев