Сыйфатлы орлык – мул уңыш нигезе
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагында санлы технологияләр киң кулланыла. Орлык әйләнешен күзәтү һәм контрольдә тоту максатыннан Россиядә ФГИС «Орлык» федераль дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады.
Әлеге система орлыкларның җитештерелүеннән алып аларны куллануга кадәр булган барлык этапларны бердәм электрон базада теркәү өчен булдырылган. Төп максаты – чәчү материалларының сыйфатын һәм аларның закон нигезендә әйләнешен тәэмин итү. Система ярдәмендә орлыкның кайда җитештерелгәнен, нинди сортка караганын, аның сыйфатын раслаучы документларны һәм кайсы хуҗалыкта кулланылуын күзәтергә мөмкин. Әлеге программада фермерлар да теркәлергә тиеш. Бер кашык дегет бер мичкә балны боза дигәндәй, аларның җирләрендә сыйфатсыз орлык чәчү чүп үләннәренең күп мәйданнарга таралуына китерә. Мисалга, Саба районында 55 мең гектарга якын чәчүлек җирләре бар. Шуның 3269 гектары, ягъни 6 проценты 45 фермерга туры килә. Аларның җирләрендә начар сыйфатлы фураж орлыгы куллану шул бер кашык дегет булып тора да инде. Элитасыз материалның тамыр көче азрак, шуңа күрә кырны чүп үләне басып китә.
Күпьеллык үләннәр мәйданнары 5 елдан арта икән, ул инде картайган булып санала. Аны яңадан сукалап чәчәргә яки башка төрле культураларга күчәргә кирәк. Былтыр бу мәсьәләдә күп фермерларга кисәтү ясалды. Башка районда тиешле таләпләрне үтәмәүчеләрне җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы аша судка бирү очраклары да бар. Эшне әлеге практиканы Саба районы фермерларына карата куллануга китереп җиткермәскә иде.
Сыйфатлы орлык кына тигез тишелеп чыгып, үсемлекләрнең яхшы үсешен тәэмин итә һәм мул уңыш алырга мөмкинлек бирә.
Мөдәррис Фәттахов,
Россельхознадзорның Татарстан идарәсе фитосанитария hәм орлык контроле бүлеге дәүләт инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев