Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Шытсу» җәмгыятендә язгы кыр эшләренә багышлаган семинар-киңәшмә

Эшкә керештеләр: район хуҗалыкларында күпьеллыклар тырмалана һәм ашлана

«Шытсу» җәмгыятендә район авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, инженерлары һәм  агрономнары  катнашында язгы  кыр  эшләренә әзерлек  һәм уңышлы үткәрү мәсьәләләренә багышлаган  семинар-киңәшмә булды. Әлеге  көн тәртибе буенча иң элек  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин чыгыш  ясады.  Практик өлештә түбән басымлы тәгәрмәчләр куелган  ашлама сиптергеч техника белән көзге  культураларны  яфрактан тукландыру, шулай ук тамырдан ашлау, игеннәрне авыруларга һәм  корткычларга  каршы  эшкәртү,  аммиак суы чаннары  куелган  агрегатлар белән культивацияләү, тырмалау алымнары күрсәтелде. Киңәшмәдә шулай ук терлекчелектә беренче  квартал  йомгаклары  белән авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе  җитештерү-маркетинг  бүлеге  консультанты  Илшат Нурмиев таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев