Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәрбиячеләр балаларның математик күзаллауларын үстерү буенча семинарга җыелды

Зона семинары Сатыш авылы «Кояшкай» балалар бакчасында үтте.

 Тәрбиячеләр  иң элек зурлар төркеме тарафыннан сәхнәләштергән "Капка төбендә" фольклор күренешен карады, аннары  тәрбияче Сабирова Ч. кечкенәләр төркеме белән  "Куянкайга булышыйк" дип исемләнгән белем бирү эшчәнлеген, тәрбияче Исмагилова Л.Р мәктәпкә баручылар төркеме белән  "Кышкы урманга сәяхәт" дигән темага математикадан белем бирү эшчәнлеген тәкъдим итте.

Тәрбияче Габдрахманова Г. "Математика шөгыльләрендә үтә күренмәле планшет куллану" темасына мастер-класс күрсәтте. 1 номерлы "Шатлык" балалар бакчасыннан рус теле тәрбиячесе Галиәакбәрова А. "Балаларның сөйләмен үстерү буенча индивидуаль эшләүдә кулланыла торган уеннар", Бигәнәй "Ромашка"балалар бакчасы тәрбиячесе Юнысова Г.В. "1 дән 10 га кадәр санау күнекмәләрен ныгытуда дидактик уеннар" дигән темага чыгыш ясап, коллегалары белән тәҗрибә уртаклашты. Семинар белем бирү эшчәнлегенә, мастер класс һәм чыгыш ясаган тәрбиячеләрнең фикер алышуы, район мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгече Луиза Гомәрова чыгышы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев