Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

«Тарихта без эзлебез» республика Шәҗәрә фестивале финалында райондашларыбыз да катнашты

Шушы көннәрдә Казанда Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» республика Шәҗәрә фестивале финалы узды

 Фестиваль Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова  җитәкчелегендә уза.

  Чарага  безнең Саба районыннан муниципаль һәм зона этапларында җиңүче  Биктимеровлар (Тимершык авыл җирлеге), Әхмәтовлар (Эзмә авыл җирлеге), Габдрахмановлар (Килдебәк авыл җирлеге), Җиһаншиннар (Эзмә авыл җирлеге), Мөхәммәтҗановлар (Шекше авыл җирлеге) гаиләләре дә катнашты.

Фестиваль 2019 елдан бирле ел саен үткәрелә. Аның максаты - шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгыту, шулай ук үз нәселенең һәм Татарстанның тарихына кызыксыну уяту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев