Ташламасыз да отышлы сатып алулар
«Победа» сәүдә челтәре кибетләре дә дискаунтерлар форматында эшли, һәм 30 июньдә мондый кибет Байлар Сабасында ачылды.
Россиянең күп шәһәрләрендә дискаунтер форматында эшләүче кибетләр популярлаша бара. Гади итеп әйткәндә, әлеге кибеттә бар кирәк-яракны сатып алырга мөмкин: түбән бәядән азык-төлек, хуҗалык һәм йорт товарларын. "Победа" сәүдә челтәре кибетләре дә дискаунтерлар форматында эшли, һәм 30 июньдә мондый кибет Байлар Сабасында ачылды. Пикникка җыенган хәбәрчебез әлеге кибетне сынап карарга булды.
"Победа" кибете Объездная урамының 4 нче йортында урнашкан. Форматы буенча ул складны хәтерләтә: артык бизәлешсез иркен зал; товарлар җитештерүченең тышлыкларында поддоннарда урнаштырылган. Консультантлар юк, ләкин навигация бар, шуңа күрә кызыксындырган продуктларны эзләү кыен түгел.
Бакалея, сөт, яшелчәләр, ит гастрономиясе, кондитер эшләнмәләре, көнкүреш кирәк-яраклары - товарлар исемлеге шактый киң. Бәяләр куандырды, кибет директоры сүзләренчә, бина бизәлешендә экономияләү, турыдан-туры җитештерүчеләр белән эш итү һәм товарларга аерым ташламалар булмау исәбенә бәяләрнең кулай дәрәҗәсен саклап калу мөмкин.
Ике кешелек пикник өчен хәбәрчебез барлыгы 482 сум 70 тиен акча сарыф итте.
Бу бәягә ул 59 сум 90 тиенгә 300 гр DONNA OLIVIA сөяксез оливкаларын, 29 сумга 150 грамлык Red Snacks сухарики, 149 сум 90 тиенгә «Совнарком» «Брауншвейгская» атамалы ярым коптить ителгән 200 грам казылык, 96 сум 90 тиенгә бер литр «Райское лето» әфлисүн суы, 147 сумга 600 грам “Баварские с сыром” атамасында Metzler сосискаларын сатып алды.
Объездная урамы 4 йорт адресы буенча урнашкан “Победа” кибете көн саен 8.00 дән 20.00 гә кадәр эшли.
Белешмә
“Победа” Идел буе, Үзәк, Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округлары территориясендә эшләүче дискаунтерлар челтәре. Сатып алучыларның региональ һәм сезонлы ихтыяҗларына адаптив караш, федераль һәм җирле җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итү азык-төлек һәм көндәлек ихтыяҗ товарларын түбән бәяләрдә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.
Аталган бәяләр яңалык чыккан вакытта актуаль.
Реклама. “ТК Лето” ҖЧҖ
Kra23mizA
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев