Татарстан балалар өчен аерым зоналы һәм буфетлы электричка сатып ала
2026 елда Татарстанга югары комфортлы яңа алты вагонлы поезд килер дип көтелә. Бу хакта журналистлар белән очрашу барышында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Ведомство башлыгы сүзләренчә, заманча составлар алу турында сөйләшүләр алып барыла. 2026 елда ук барлыкка киләчәк яңа поезд берничә уңайлыклар белән җиһазландырылачак: анда балалар өчен махсус зона, шулай ук буфет һәм бар каралган. Составның әлегә нинди маршрутта (Түбән Новгород яки Удмуртия юнәлешендә) җәлеп ителәчәге турындагы мәсьәлә хәл ителә.
Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, шәһәр яны тимер юл транспорты үсеш өчен зур потенциалга ия, бигрәк тә Арча юнәлешендә, анда, аның бәяләвенчә, эш тулы күләмдә алып барылмый.
Министр пассажирларның уңайлылыгын арттыру максатыннан Тимер юл перроннарын модернизацияләү кирәклегенә игътибар итте. Моннан тыш, перроннар янында парковкалар булдыру планлаштырыла. Уйланганча, пассажирлар автомобильләрен станция тирәсендә калдыра, кирәкле пунктка электричкада барып җитә, үз эшләрен хәл итә һәм машина янына район үзәгеннән кайта алачак. Бу бурычны гамәлгә ашыру биш елга исәпләнгән.
Шулай ук Горький тимер юлы белән Татарстан белән күрше төбәкләрне Казан аэропорты белән тоташтырачак тимер юл маршрутын эшләтеп җибәрү турында сөйләшүләр алып барыла. (Казань КП)
фото: Татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев