Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан Республикасы көне уңаеннан балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары өчен мастер-класс үткәрелде

30 нчы августта һәр елны Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Әлеге вакыйга уңаеннан Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы рәсем бүлеге укытучылары (Сафина Р.К., Иванова М. И., Мифтахова Ф. И.) ачык һавада укучылар өчен "Татарстан Республикасы балалар күзлегеннән" дигән темага мастер-класс үткәрделәр.

Әңгәмә үткәреп, булачак рәсемнәр композициясенең нечкәлекләре турында фикер алышып, укытучылар укучылар белән бергә төсле акбурлар белән рәсем ясарга керештеләр. Бердәм команда эше уңай нәтиҗәләргә китерде - асфальтта матур, якты, татар колоритын чагылдырган рәсемнәр пәйда булды. Һәр укучы үз хезмәтләре өчен татлы күчтәнәч алды. Татарстан Республикасы көнен үткәрүнең мондый форматы укучыларга ошады, республикабыз тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксыну өчен этәргеч булды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев