Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Саба районында булды

Татарстан Рәисе “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында аграр тармак җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Саба районында урып-җыю эшләренең барышы белән кызыксынды.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эш визиты белән  килде. Ул башта Икшермә кадет мәктәбе-интернатында булды. Биредә эшләүче “Кояшкай” лагеренда мәктәп  укучыларының җәйге ялы һәм шөгыльләре  белән танышты. Балалар бижутерия, термомозаика, аквамозаика һәм башка  кул  эшләре буенча  мастер-классларда катнаша, кадетлар  исә дроннар җыя, 3D принтерда аларга төрле элементлар  ясый. Укучылар дроннар белән  идарә итәргә олыларга  караганда  да тизрәк  өйрәнә. Кукмара районнын  килеп  укучы Ранэль Галимуллин аеруча остарган. Ул учка  сыярлык дронны һавага  күтәреп,  каршылыклар  аша үткәреп тә  күрсәтте.  Рөстәм Миннеханов аның очышын махсус күзлек киеп күзәтте.

Аннары Татарстан Рәисе “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында аграр тармак җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Саба районында урып-җыю эшләренең барышы белән кызыксынды. “Кырларда комбайннар эшли, игеннәрнең 31 проценты җыеп  алдык. Безнең Теләче, Питрәч районнарында  да  мәйданнарыбыз бар. Булганын, табигать шартлары  мөмкинлек биреп, югалтусыз амбарларга  кайтару өчен игенчеләр тырыша. Шулай ук көзге чәчүгә әзерләнергә кирәк. Кайда ашлама кертелгән  уңыш бар, ашланмаган  җирдә көтелгәне  юк”,– дип  ачыклык  кертте  район  башлыгы Рәис Миңнеханов. Хәзергә иң  күп  уңышның  “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында икәнлеге әйтелде. Биредә  һәр гектардан 52 центнердан  артык  ашлык  җыйнала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, техника искерә, аны  яңартырга   кирәк. Районда бу эш  алып  барыла. Быел аграрийларга 5 яңа комбайн  кайткан  һәм  алар  уракта  катнаша.  Хуҗалыкның эшчәнлеге, алып  барылган һәм планлаштырылган төзелешләр  белән фермер Зөфәр Мөхәммәтшин таныштырды.

 Рөстәм Миңнеханов аграрийларга  хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм урып-җыюда уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев