Татарстан халкын алдагы тәүлектә көчле җил һәм боз турында кисәттеләр
Сак һәм уяу булыгыз!
Татарстан халкын киләсе тәүлектә секундына 23 метр тизлеккә җитәчәк көчле һәм яшен турында кисәттеләр.
Реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре янында ышыкланырга ярамый. Юл аркылы чыкканда, бары тик җир асты яки җир өсте кичүләрен генә кулланырга кирәк.
Зур ихтыяҗ булмаганда, урамда йөрмәскә. Бу бигрәк тә балаларга кагыла.
Әгәр дә көчле җил чыккан вакытта урамда калсагыз, подъездда яки җир асты кичүендә яшеренергә киңәш ителә. Йортлардан ерак торырга кирәк, чөнки түбәдән шифер яки башка материал кисәге кубарга, шулай ук, өске кат тәрәзәләре ватылып, пыялалар коелырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев