Министрны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов озатып йөрде.
17 декабрьдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Лесхоз интернат-йортына эш визиты белән килде. Эльмира Әмир кызы интернаттагы чисталыкка һәм тәртипкә игътибар итте. Социаль хезмәтләр алучылар белән әңгәмә корды, яшәү, туклану шартлары, ял итүне оештыру белән кызыксынды. Барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Нет комментариев