Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәүбәгә килмәгән

ЮХИДИ хезмәткәрләре 13 августта көндезге сәгать 10да райондагы бер хуҗалыкның ферма территориясендә “Беларус 82.1” тракторын туктата. Йөртүчесе – 1981 елгы механизаторда ал­когольдән исерү билгеләре (авы­­зыннан аракы исе килү, тел көр­мәкләнү, йөзнең кызарып чы­гуы) билгеләре күзәтелә...

  Трак­торчы беркетмәгә “не сог­­ласен” дип  язып, медицина тикшерүе узудан баш тарта. Әмма инспекторның  закон­лы таләбен  үтәмәве  аны җа­вап­лы­лыктан коткармый.   Аңа карата административ ма­териал төзелә һәм  судка җи­­­бәрелә. Җәмәгать судьясы трак­торчының административ хокук бозу  факты һәм гаебе эш­­кә теркәлгән материаллар нигезендә раслана  дип тапты һәм аңа 30 мең сум штраф са­лу тәртибендә җәза  чарасы билгеләде.  Шуның өстенә әле бер ел да алты айга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде. Шунысын да игътибарга алырга кирәк: бу Минһаҗевның беренче генә  суд юлында  йөрүе түгел. 2016 елда техника белән спиртлы  эчемлек  кулланган килеш идарә иткәне өчен тоткарланганнан  соң, бер  ел эчендә кабат исерек хәлдә руль артына  утыра. Нәтиҗәдә аңа 2018 елда җинаять эше  кузгатыла. Димәк, күрелгән  ча­раларның берсе дә тракторчыны тәүбәгә  китерә  алмаган.

   Материал Саба муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев