Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Теләкләр чыршысы» хыялларны чынга ашыра

«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясендә катнашкан Байлар Сабасыннан 8 яшьлек Раяз Насыйбуллинның телескоплы булу теләген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормышка ашырды.

Саба урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы  Раязның иң яраткан фәне "Окружающий мир" икән.  Ул  бик кечкенә вакытыннан ук йолдызлар, планеталар  һәм галәм серләре белән кызыксына.  Йолдызларны күзәтү күптәнге хыялы булган Раязга Республика Рәисенең  бүләген бүген Кыш бабай һәм Кар Кызы өенә илтеп тапшырды. Телескопны Кыш бабай кулында күргәч, Раязның   шатлыктан йөзе балкыды.
"Улыбызның теләген тормышка ашырган Республика Рәисенә  һәм районыбыз җитәкчеләренә  бик рәхмәтлебез", - диләр Раязның әти- әнисе Гөлнара һәм Аяз  Насыйбуллиннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев