Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терлек асраучыларга дәүләт ярдәме бирү башланды

2023 елның 5-18 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан савым сыерларына, кәҗәләргә, өч яшьтән өлкәнрәк булган бияләргә чыгымнарының бер өлешен каплау максатыннан дәүләт ярдәме бирү башланды.

 Хәзерге вакытта  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре документларны тикшерәләр. Бу отборга керә алмаган шәхси хуҗалыклар алда булачак отборда документлар тапшыра алалар. Отбор вакыты өстәмә хәбәр ителәчәк.

       Ставкалар:

  • 2300 сум – 1 баш сыерга;
  • 3300 сум – 2 башка;
  • 4300 сум – 3  һәм күбрәк башка;
  • 500 сум кәҗәгә;
  • 5000 сум биягә.

Бу субсидияләр елга 1 тапкыр гына бирелә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев