Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Террор куркынычының «сары» төстәге дәрәҗәсе вакытында ничек эш итәргә?

Террорга каршы комиссия утырышы

  Бүген башкарма комитет бинасының актлар залында Саба муниципаль районының террорга каршы комиссиясе киңәйтелгән утырышы булды.  Көн тәртибе терроризм куркынычының  «сары» төстәге дәрәҗәсе вакытында көч структураларының һәм оешмаларның, массакүләм  мәгълүмат чараларының  эш итү  алгоритмын күрсәтүгә багышланды. Күнегүләрдә район эчке эшләр,  ведомстводан тыш сак  бүлекләре, янгын часте,  мәгариф идарәсе, үзәк хастаханә, “Сабагаз” идарәсе, район электр челтәре, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Сабадагы  филиаллары җитәкчеләре (вәкилләре) катнашты.

Утырышта террорга  каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы  ярдәмчесе  Татарстан  Республикасы  терроризмга каршы комиссия рәисе карары нигезендә террор куркынычының «сары» дәрәҗәсе урнаштырылу турында кереш мәгълүмат  җиткерде. Шулай ук күнегүдә  катнашучыларга вакыт интервалын   күрсәтеп, терроризм куркынычын  юкка чыгару, мөмкин булган зыян күрүне булдырмау буенча эш итү  алгоритмын  язып чыгу тәкъдим ителде. Соңыннан алар үзләре әзерләгән оештыру-практик чараларны комиссия әгъзаларына телдән һәм  язмача җиткерделәр. Чыгыш ясаучыларның террор  куркынычы туганда эш итү тәртибенә район башлыгы-комиссия рәисе  Рәис  Миңнеханов бәя бирде һәм өстәмә тәкъдимнәр кертте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев