Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тикшеренүдән баш тартса да

Суд карары катгый булды

   Саба район  буенча 1нче  суд  участогы  җә­мә­­гать судьясы Руслан Нә­­биуллин районыбыз  авы­лларының берсендә яшәү­че 1959 елгы Рәшит Нигъ­мә­тул­линга карата кузгатылган ад­министратив­ хокук бозу турындагы эшне карады. Быел 7­ мартта Шәмәрдәннең Лер­мон­тов  урамында чит ил­  ав­томобиле барганда­ тук­татылгач, ЮХИДИ инс­пекторы аның теле көр­мәкләнүенә, йөзенең га­дәти төсе үзгәрүенә, үз-үзен тотышы  шушы  ва­кыт­тагы вәзгыятькә туры  килмәвенә игътибар итә. Ул медицина тикшеренүе узудан баш тарта. Шулай булуга карамастан, суд аны РФ КоАПның 12.26нчы маддәсенең 1нче өлешендә бәян ител­гән  административ хокук бозуда гаепле   дип таба.  Спиртлы эчемлек  кулланган хәлдә беренче  тапкыр гына машина белән  идарә итмәве җаваплылыкны авырайта торган шарт буларак  бәяләнә.  Хәзер Рәшит Нигъмәтуллинга суд карары нигезендә 30 мең сум штраф түләргә һәм 1 ел да 6 ай транспорт чарасы белән идарә итми то­рырга туры  киләчәк.

Материал юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев