Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Тимершык авылы халкы янгында зыян күргән авылдашларын тораклы иткән

«Безнең көч - берләмлектә» диләр тимершыклылар

 31 март көнне Тимершык авылында яшәүче Басыйр Шамиловның йортында янгын чыгуы һәм йорт хуҗасының тораксыз калуы турында  хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә ВКонтакте төркемендәге «Тимершык көндәлеге»ндә авылдашлары Басыйр абыйга  ничек ярдәм итүләре белән уртаклашканнар.

 "Авыл халкы, туганнары, гомумән, битараф булмаган бөтен кеше булышлыгы белән ремонтланган өйгә Басыйр абыйны урнаштырдык. Картлык көнендә рәхәт яшәсен. Уртак эш башкардык, нәтиҗәсен күрергә, хәл белергә кунакка төшә аласыз. Күз-колак булырга да кирәк. Төп өлешен туганнары чиратлап барлап торыр дигән теләктә калыйк. Ут, газ, су күрсәткечләрен, түләүләрен һәм башкалар.Бу нигезне булдырган Мәгърүф абый белән Нурания апай риза булып ятсын Рафис абый белән Минсәрия апага да зур рәхмәт"

 

Саваплы эшкә рәхмәттән башка сүз юк. Басыйр агага да картлык көнен тынычлыкта, иминлектә, хәвеф-хәтәрсез үткәрергә язсын иде дигән теләктә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев