Миңгәр авылында яшәүче Бибишәмсүнә Вагыйз кызы үзенең олы юбилеен – 98 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте
Юбилярны район башлыгы исеменнән Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов,»Балкыш» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев тәбрикләде.
Вагизова (Миннахметова) Бибишәмсүнә Вагыйз кызы 1928 елның 31 мартында Тимершык авылында колхозчы Вагыйз һәм Сафура гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга килә.
Бибишәмсүнә апа 1936 елда Тимершык сигезьеллык мәктәбенә 1 нче класска укырга керә, 4 класс белем ала. Сугыш елларында 1944 елда Үрнәк совхозында укый, сугыш чорында көче җиткәнчә төрле эшләрдә катнаша: урак ура, ат җигә. Җиңүне шунда каршылый. Сугыш беткәч 2 ел комбайн ярдәмчесе була, төрле эшләрдә эшли .
Бибишәмсүнә апалар гаиләдә 5 бала булалар. Ул Мингәр авылының Мидхәт исемле егете белән танышып, 1951 елда кияүгә чыга. Бергә 59 ел гомер кичерәләр, 5 балалары туа. Бүгенге көндә 2 баласы исән-сау:
1953 елгы кызы Гүзәлия - педагог, гомере буе Саба урта мәктәбендә балаларга химия фәнен укытып лаеклы ялга чыга. 17.08.2025 елда вафат булды.
1955 елгы улы Җәүдәт - Дәүләт Казна учреждениесенең “Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләре баш идәрәсе” генераль директоры булып эшли.
1966 елгы кызы Флүзә - Сабаның “КОРД Оптика”да администратор булып эшләп лаеклы ялга чыкты, гаиләсе белән Миңгәр авылында яши.
Бибишәмсүнә апа 55 яшендә колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыга. Тырышып эшләгән хезмәтләре өчен “Хезмәт ветераны”, Бөек Җиңүнең юбилей медалләренә ия була. 2010 елда тормыш иптәше Мидхәт абый вафат була. Бүгенге көндә 6 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Бибишәмсүнә апа балаларының, оныкларының ярдәмен тоеп Миңгәр авылында гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев