Тимершык авылында яшәүче Мәсрүрә Нигъмәтҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова,Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, «Саба» җәмгыятенең «Мичан» бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Шәймәрданов тәбрикләде.
Мәсрүрә Йосыф кызы Сабай авылында Гөлчирә һәм Йосыф Садыйковлар гаиләсендә 1935 елның 1 сентябрендә өч балалы гаиләдә 2нче бала булып дөньяга килә. Әти-әниле тигез тормышта аңа озак яшәргә туры килми, чөнки аңа 6 яшь тулганда сугыш башлана. Әтисе Йосыф сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. 7 яше тулгач Мәсрүрә апа Сабай башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1942-1944 елларда башлангыч белем ала. Аннан Оет җидееллык мәктәбенә йөреп укый башлый. Анда ике ел гына укый ала. Чөнки өстенә һәм аягына кияргә булмау сәбәпле укуын ташларга мәҗбүр була. 1942 елда әтиләренең дә үлү турында хәбәре килә. Шул елны ачлыктан сеңлесе дә үлеп китә. Укудан туктагач, 13 яшендә “Пушкин” исемендәге колхозда басуда чүп утауда эшли. Аннан дуңгыз фермасында дуңгызлар карый. Соңыннан сарык фермасына күчерәләр. Нинди генә хезмәткә алынса да тырышып, күңелен биреп эшли Мәсрүрә апа. Сарыклар бәрәнләгәндә фермада да кунып калалар хәтта.
Сугыш тәмамлангач та тормышлар тиз генә җайланмый әле. Буш вакытларында кул эшләре белән шөгыльләнә. Очын-очка ялгау өчен шәлләр бәйләп саталар. Бәйләнгән шәлләрнең санын да белми хәтта Мәсрүрә апа.
1960 елда Тимершык авылы егете Нигъмәтҗанов Миннехәйдәр белән тормыш корып җибәрәләр. Тимершыкка килгәч тә кая кушсалар шунда эшли Мәсрүрә апа:яшелчә бакчасында да, фермада, амбарда, чөгендер утауда. Гомуми стажы 40 елга тула. Лаеклы ялга чыкканда Мәсрүрә апага “Хезмәт ветераны” дигән исеме бирелә.
Тормыш иптәше Миннехәйдәр белән 60 ел бергә гомер кичерәләр. 5 бала – 4 кыз, 1 ул тәрбияләп үстерәләр. Аларны укытып барысын да зурлап туйлар ясап олы тормыш юлына озаталар.
Бүгенге көндә Мәсрүрә апаның 10 оныгы, 22 оныкчыгы, 1 оныкчыкның баласы бар. Ул Тимершык авылында һәр туган көнгә шөкер итеп кызы Минзилә, кияве Рафаил тәрбиясендә гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев