Күпер төзелешенә авыл халкы бик сөенә
Тимершык авылында үзара салым программасы буенча Мишә елгасы аша җәяүлеләр күпере төзелеше бара. Төзелеш эшләрен "Казмостдорстрой" оешмасы хезмәткәрләре башкара. Әлеге төзелеш-яңарту эшләренә авыл халкы бик шат. Тимершыклылар ВКонтактедагы «Тимершык көндәле»ндә әлеге асылмалы күпер белән бәйле хатирәләрен уртаклашалар. Иң яхшы комментарийга конкурст та игълан иткәннәр әле.
Фото: https://vk.com/club5944749?from=search





Нет комментариев