Тимершык сигезьеллык мәктәбен тәмамалаучыларның очрашуы узды
Бер күрешү- үзе бер гомер!
Моннан нәкъ 40 ел элек Тимершык сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп булып эшли башлады. Бу елгы укучыларны шул урта мәктәпнең беренче карлыгачлары, дип әйтсәк тә буладыр. Һәм шул елны безнең мәктәпкә укырга Мичән сигезьеллык мәктәбеннән дә укучылар килде. 50 дән артык бала 2 параллель класс булып укыды. Мәктәпне бетергәннән соң беренче тапкыр очрашуга килүчеләр дә бар иде. Шуңа күрә танымаучылар да булды. Моннан соң ешрак очрашырга кирәк дигән фикер бн таралышты сыйныфташлар. Укытучылары: Башлангычта: Мәмдуха апа (Тимершыкларныкы), Вәрәкыя апа (Миңгәрләрнеке), Гөлчирә апа (Көекләрнеке), Әлфия апа (Кызыл-Мишәләрнеке), Сәүнәрия апа (Мичәннәрнеке). Югары класста: "А" классы Шәмсегөл апа "Б" классы Фәнисә апа һәм Зәмфирә апа.
Лаеклылар
Хисләр ташый. Күңел шунда калды.
Кайтмый йөри әле, бүген дә.
Кем ничектер, очрашулар саен
Көч артканын сизәм, үземдә.
Кырык елдан кабат җыелышкан
Сыйныфташлар инде үзгәргән.
Акыллырак, сабыррак димме...
Яшь агарга тора күзләрдән.
Биергә дә атлыгучы сирәк,
Әңгәмәләр күпкә ямьлерәк.
Истәлекләр белән уртаклашу,
Бергә чакта күпкә тәмлерәк!
Алтмыш әле килеп җитмәсә дә,
Олыгая барган сизелә.
Ә үзәкләр - шушы яшькә житми
Киткәннәрне уйлап, өзелә.
Гомер кыска. Яшәп калыйк әле,
Әнә шулай күрешүләр көтеп.
Без лаеклы! Шушы көнебезгә,
Җиттек, матур гомер юлы үтеп!
Сиренә Гатиятова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев