Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Тимершык урта мәктәбе укучылары өчен дини тәрбия сәгате үткәрелде

Укучылар файдалы мәгълүмат үзләштерә

 Тимершык авылы мәдәният йортында Тимершык урта мәктәбе укучылары өчен Сатыш авылы имам-хатыйбы, Саба мөхтәсибәтенең яшьләр эшләре буенча ярдәмчесе, Саба муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе вәкиле Алмаз хәзрәт Галимҗанов катнашында тәрбия сәгате үтте. Хәзрәт укучыларга ислам дине нигезләренең асылын аңлатып вәгазь сөйләде. Шулай ук терроризм һәм экстремизм кебек замана афәтләренә каршы көрәш – хокук саклау органнарының гына түгел, ә һәр кешенең бурычы икәнен ассызыклады. Һәркемне игътибарлы, уяу булырга чакырды. Интернет челтәрләрдә төрле шикле сайтларга кермәскә, тискәре йогынтыларга бирешмәскә, ышанычлы кешеләр белән генә аралашырга, гомумән, динебез кушканча,  вакытны файдалы шөгыльләр белән генә үткәрергә, күп укырга, белем үзләштерергә  чакырды. Укучылар вәгазь барышында үзләрен  кызыксындырган күптөрле сорауларга җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев