Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яулык йөзне нурландыра, начар күзләрдән саклый

Тимершыкта «Яулыгым - йөз аклыгым» дигән бәйрәм узды

Мәдәният хезмәткәрләре авыл үзешчәннәре катнашында  яулык турында әдәби-музыкаль кичә уздырдылар. Бәйрәмгә авыл апалары, өлкәннәр, яшьләр килде. Чарада дәртле җырлар яңгырады, спектакльдән өзекләр күрсәтелде, яулык ябу буенча мастер-класс та оештырылды. Бәйрәмне карарга килүчеләр үзләре дә әниләреннән калган кадерле истәлекләр-шәл яулыклар, яшь чакларында үзләре яратып япкан «француз» яулыклар турында истәлекләре белән уртаклаштылар, күргәзмәгә куелган аллы-гөлле, чуклы яулыклар белән таныштылар. Яулык һәр хатын-кызны бизи. Бу баш киемен һәр гүзәл зат яратып куллансын иде. Өлкәннәр әйтмешли, яулык йөзне нурландыра, начар күзләрдән дә саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев