Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабада төп чыршы утларын кабызды

2025 елның санаулы көннәре калып бара

Бүген – 29 декабрьдә Сабада районның төп чыршысы утлары кабынды.  Кыш Бабай, Кар Кызы, узып баручы 2025 һәм якынлашып килүче 2026 еллар символлары мәйдандагы төп сәхнәгә галиҗәнаб Икмәк белән күтәрелделәр. Һәркемгә киләсе елның да икмәкле, имин, шатлыклы булуын теләделәр. Сабалыларны, районыбыз кунакларын якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән  Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов  котлады,  изге теләкләрен җиткерде. «Иске елның санаулы көннәре калып бара. Бәйрәмгә райондашларыбыз ныгытып әзерләнде, күрәсез, Саба үзәге, оешма-предприятие биләмәләре матур итеп бизәлде. Гомумән, Яңа елны кечкенәдән көтеп алабыз, ниндидер могҗиза алып килер кебек ышанабыз. Шулай булсын, имин еллар килсен.Хәрби хезмәттә булучылар исән имин кайтып, алдагы елларны һәркемгә гаилә тулылыгы белән каршы алырга язсын. Район башлыгы һәм хакимият исеменнән Якынашып килүче 2026 ел белән тәбрик итәм, гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек телим»,- диде ул. Алга таба  Марат Рәшит улы «Иң матур Яңа ел бизәлеше» район конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләде. Хезмәт  коллективлары,  шәхси хуҗалыклар ясаган кар-боз  сыннары  экранда    күрсәтелеп барды.

  Бәйрәм чарасы  Чыршы тирәли әйләнү, җыр-бию, күңел ачулар белән дәвам итте. Балалар  Саба күптармаклы-җитештерү предприятиесе уңганнары корып куйган биек агач шугалакта мәш килделәр. Мәйдан янәшәсендә кайнар чәй һәм төрле тәм-томнардан авыз итәргә мөмкин иде. Бәйрәм барышы  «Саба таңнары»ның  ВКонтактедагы төркемендә туры эфирда трансляцияләнде. (ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯДА)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев