Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тормыш матур!»: Курсабашта бәйрәм чарасы узды

Өлкәннәр үз хатирәләре белән уртаклаштылар, баянга яраткан җырларын башкардылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, шаярдылар.

Өлкәннәр көне - әти-әниләребез, әби-бабаларыбызның саф һәм якты бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарына да, янәшәдә кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга чын күңелдән ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. Октябрь аенда Курсабаш мәмәният йортында "Тормыш матур" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән исәнлек-саулык, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләкләрен ишеттеләр. Өлкәннәребез үз хатирәләре белән уртаклаштылар, баянга яраткан җырларын башкардылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, шаярдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев