Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тозның шифасы

«Кайткач, кечкенә ләгәнгә ярты кило тоз салып, шуңа кап-кайнар су коегыз да, озак итеп аягыгызны тыгып утырыгыз. Су суына башлауга, чәйнектән тагын кайнарын өстәгез»

Кайбыч районында яшәгән чагымда бакчада эшләгәндә тимерчыбыкка тырналган аяк бармагым бермәл кызарып шешеп китте. Сөрткән даруларымның файдасы тими, төннәр буе сызланып чыгам, күзгә йокы керми. Җитмәсә, больничныйга чыгып булмый, районның педагог-оештыручыларына методик курслар уздырырга дип, Казаннан бер төркем галимнәр чакырып кайтарган идем. Аксый-туксый көч-хәл атлап, аягым туфли эченә сыймаганга, чарасызлыктан, йомшак башмаклар киеп, курслар узган Федоровский мәктәбенә юл тоттым. Тилмереп утыруым йөземә чыккан булган, күрәсең, тәнәфестә яныма авылдашым Гүзәл Саттарова килде. Нәрсәдән интеккәнлегемне белгәч: «Кайткач, кечкенә ләгәнгә ярты кило тоз салып, шуңа кап-кайнар су коегыз да, озак итеп аягыгызны тыгып утырыгыз. Су суына башлауга, чәйнектән тагын кайнарын өстәгез», – дип киңәш бирде. Аллаһның рәхмәте, аягымны тозлы суга тыккан көенчә, креслода ук йоклап киткәнмен. Иң гаҗәбе: иртәнгә шеш кайткан иде. Исемә төшкән саен, Гүзәлгә бүгенгәчә рәхмәт укыйм.

Тире авыруларыннан, буын сызлаулардан интегүчеләр, җәй җиткән саен, автобусларга төялешеп, Оренбург өлкәсендәге Соль-Илецк каласы янындагы тоз күлләренә юл тота. Файдасын күрүчеләр бихисап.

Яшел Үзән районының Карауҗа авылында яшәгән чагыбызда, күршебездә бик мәрхәмәтле зат Мария Геннадьевна гомер итә иде. Ярославль каласында туып-үскән, яңа гына медучилище тәмамлаган шәфкать туташын сугыш афәте беренче көннәрендә үк үз эченә бөтереп алган да, санитар поезддагы яралы солдатлары белән бергә, Казандагы хәрби госпитальгә алып килгән булган. Сугыш беткәнче, шундагы хирургия бүлегендә медсестра булып эшләгән. Яралы аяклары чери башлагач, комага киткән 27 яшьлек хәрби офицер Геннадийны, үлегә санап, моргка төшереп куйган булганнар. 19 яшьлек шәфкать туташы Мария аның аңга килгәнен сизеп алып, янәдән палатага алып менгән, госпиталь хирургына ялына-ялвара, авыр хәлдәге хәрбине операция өстәленә салуга ирешкән. Менә шул мәрхәмәтле зат, егетнең аякларын ампутацияләгәндә үз канын биреп, аны янәдән тормышка кайтарган. Сугыш беткәч, алар гаилә корган. Мария апа Татарстанда яшәгәндә саф татарча сөйләшергә өйрәнгән. Бала тапканда үз кулында үлгән фронтовик хатынның сабыен газиз баласы кебек карап үстергән.

Госпиталь хирургының (исем-фамилиясе истә калмаган) еш кына шәфкать туташы Мариягә уттай кызышып, сызланып яткан яралыларның кызарынып шешенгән үлекле тәннәренә 8-10 процентлы тозлы кайнар суга манылган чиста киҗе-мамык тукыма кисәген дүрткә бөкләп ябарга боеруын сөйләгәне истә калган. Бердән-бер таләп: яра суларга тиеш! Ни хикмәт, табиблар телендә «гипертоник эремә» дип йөртелүче гап-гади тозлы су берничә көн эчендә яралы солдатларның температурасын төшергән, җәрәхәтләреннән үлекләрен, шешләрен, сары суларын суырган.

Мария апа, авылда 40 еллап шәфкать туташы булып эшләгән дәверендә, тешләре сызлап, уртлары, тамаклары шешеп, телләре бозылып изаланучыларга авызларын тозлы су белән чайкарга киңәш итә торган булган. Аның: «Тоз – бер дигән дезинфекция чарасы ул», – дигәне хәтердә. Ул бала тапканнан соң күкрәге шешкән хатыннарны, салкын тиеп үпкәсе кабарган сабыйларны, авыр эштә имгәнгән, аяк-куллары, арка-билләре сызлаган ир-атларны, бәрелгән-сугылган урыннарына кан сауган үсмерләрне тозлы су эремәсе белән уңышлы дәвалавы турында мавыктыргыч итеп сөйли иде. Аның киңәшен тотып, әлеге гади ысулны бүгенгәчә үзем дә кулланам: томау төшкәндә, борын куышлыгын тоз эремәсе белән чайкыйм, сулыш юлларын бик әйбәт чистарта.

Ә бу гыйбрәтле хәлне балачагымда дәү әнием Нурсафа сөйләгән иде. Аның әтисе Ибраһим бабамның гайрәтле ир уртасы чагы, кыш көне җигүле атта үз кибетенә Мәскәүдән товар төяп кайтып килеше булган. Кайбыч урманы аша чыкканда, каршысына бүре өере очраган. Бабай ау мылтыгыннан атып җибәргәнче, зур ана бүре айгырга ташланып, аның бот башын яман зур итеп умырып алырга өлгергән. Авылга көчкә кайтып кергәннәр. Айгырның ярасы үлекләгән, ат ашаудан калган. Җәрәхәт озак төзәлмәгәч, атны суярга булганнар. Мал суючы Ярхәметдин абзый, бабайны гаҗәпкә калдырып, башта хайван чала торган үткен пычагын утта кыздырып, яра тирәләрендәге тирене көйдереп чыккан, шуннан соң хуҗабикәдән чиста табак, яңа киндер тастымал, кызыл башлы зур сөлге, кайнар сулы комган, бер кап тоз сорап алган. Яраны тозлы су белән әйбәтләп юдыргач, шул эремәгә манылган тастымалны атның җәрәхәтләнгән бот башына йомарлап тыккан да өстән озын сөлге белән тарттырып бәйләп куйган. Язга чаклы айгыр терелеп аякка баскан. Мал суючыга рәхмәт йөзеннән, аңа буаз сарык бүләк иткәннәр.

Интернетта яңалыклар белән танышып утырганда, бавыр, бөер, хроник сукыр эчәк, үпкә, сөяк, җилек ялкынсынуларын, ревматизмны, хәтта операция ясаудан узган онкологик шешләрне тоз эремәсе белән уңышлы дәвалап булуы турында укып, хәйран калдым. Юкка гына санаторийларда ял итүчеләрне җылы юрганнарга төреп, тоз шахталарында озаклап яткырып, күп төрле чирләрдән савыктырмыйлар икән.

Халык медицинасында гасырлар дәвамында киң кулланылган тоз дәвасының нәтиҗәле булуын табиблар үзләре дә кире какмый. Әмма бүгенге медицина практикасында гипертоник эремәләр кулланмыйлар диярлек. Әллә бик зур керемле бизнес чыганагы – даруханәләр белән кулга-кул тотышып эшләүләре комачаулый, әллә безгә мәгълүм булмаган башка сәбәпләре бар, белмәссең…

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

Чыганак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев