Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Шытсу авылында яшәүче Миннулла ага Гариповны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, «Шытсу» авыл хуҗалыгы җәмгыяте директоры Флорид Галләмов, Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов котлады.

Миннулла Гариф улы Гарипов 1934 елның  14 апрелендә Саба районы Түбән Шытсу авылында дөньяга килгән.  Балачагы  авыр сугыш елларына туры килгәнлектән, ачылык-ялангачлык аны да читләтеп үтми. 1948 елда Түбән Шытсу мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлап, колхозда эшли башлый.  1952 елда армия сафларына алынып, 4 ел Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә солдат хезмәтен үти. Аннан шофер белгечлеге алып кайтып, бөтен гомерен туган колхозында  әлеге хезмәткә багышлый.  1960 елда Рәхимә Гата кызы белән гаилә корып, дүрт бала – Мөнир, игезәкләр Илшат-Илһам, Эльмира  исемле кыз-уллар  тәрбияләп үстерәләр.   Миннулла Гариф улы хуҗалыкның булдыклы, тырыш,  алдынгы   шоферы буларак абруй казана.  "Беренче Май" колхозы рәисенең машина йөртүчесе булып эшләп, 1994 елда лаеклы ялга чыга. Эшләү дәверендә күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.  Тормыш иптәше Рәхимә ханым  гомер буе Түбән Шытсу фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып халыкка игелекле хезмәт күрсәтте  2017 елда бакыйлыкка күчте. Бүгенге көндә уллары  Мөнир Казанда, Илшат, Эльмира Сабада,  Илһам Теләчедә яшәп, төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куялар. Миннулла Гарипов авылда  дини кануннарны башкарып хөрмәт казанган мөхтәрәм кешеләрнең берсе дә.   Бүгенге көндә ул Сабада кызы Эльмира тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Ун оныгы, җиде оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев