Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Туган як”та терлек азыгы мул булыр

“Туган як” җәмгыятендә дә технологик таләпләрне үтәүнең әһәмиятен  күздә тотып,  күпьеллыкларның бер катын җыйнап алуны төгәлләп киләләр.

Бер елның икенчесенә охшаманлыгы кыр эшләрендә аеруча нык күренә. Былтыргы корылык күп кенә хуҗалыкларны терлек азыгы әзерләргә читкә чыгарга мәҗбүр итте. Запаслар бетте диярлек. Шуңа күрә аграрийлар алдында терлек азыгын бу җәйдә кимендә ел ярымлык итеп туплау бурычы тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы муниципаль районнар белән үткәргән  киңәшмәдә бер баш шартлы терлеккә  40 центнер азык берәмлеге әзерләү зарурлыгы турында әйтелде. Моңа мөмкинлекләр бар. Яңгырлар күпьеллыкларга да, башка культураларга да килеште. Хәзер терлек азыгы әзерләү өчен иң кулай вакыт, һәр үткән көн үләннең туклыклыгын киметә, тагын да үскәнен көтеп торудан мәгънә юк. “Туган як” җәмгыятендә дә технологик таләпләрне үтәүнең әһәмиятен  күздә тотып,  күпьеллыкларның бер катын җыйнап алуны төгәлләп киләләр. Учетчы Илдар Сибаевның хисап дәфтәреннән  күренгәнчә, Кече Шыңар фермасы янындагы траншеяга 1700 тоннадан артык яшел масса кайткан инде. Авыл янындагы 161 гектардагы былтыр чәчелгән клеверны “Челленджер” ургычында Дмитрий Варламов чапкан. Хәзер Фәрит Шәрипов “Ягуар”да яшел массаны Илнар Мәрданов, Радик Галәвин, Илназ Шәрипов, Фәнәвил Садыйков (фотода), Искәндәр Гыйльметдинов “КамАЗ”ларына төйи, траншеяга кайткан үләнне Николай Варламов, Илназ Маликов –“К-700”, Айдар Хаҗиев “Т-150” тракторларында тыгызлап тора. Кышка хуш исле сенаж булып өлгерәчәк азыкның сыйфатын кайгыртучы зоотехник Ләйлә Авзалова да механизаторлар янында. “Шыңарда эшчән, тырыш халык яши. Бар эшкә дә өлгерергә тырышалар. Механизаторлар иртәнге 6дан кичке 8гә кадәр кырда булалар. Теләчедән – 2, Питрәчтән бер тракторчы килеп эшли. Ике тапкыр кайнар аш китерелә. Шулай ук Оет авылы ягындагы күпьеллыклар басуында да “Саба” җәмгыятенең 10нан артык техникасы эшли. Шушы көннәрдә шәхси хуҗалыкларга да печән биреләчәк. Яшел масса “Игенче” кооперативы траншеясына ташыла. Анда да барып килә аласыз”,–диде быел гына хуҗалыкка җитәкче итеп билгеләнгән Фәргат Сәүбәнов. Әйе, сугылдык ул басуга да һәм “Ягуар” ургычында эшләүче Зәкәрия Хуҗинның ташучы “КамАЗ”ны көткән чагына туры  килдек. Инде берничә теземне генә җыйнап аласы калган. “Мин әле сенажга берничә көн элек кенә чыктым. Аңарчы “Маккормик”та Урта Сабада кукуруз утырттым. “Саба” җәмгыятендә эшне 2005 елдан “Полесье” ургычыннан башлаган идем. Эш күп монда. Әле тагын җыйнап аласы мәйданнар бар”,– дип Йомгалак урманына таба күрсәтте механизатор. Ул арада “Ягуар” янына тузан туздырып Фаяз Солтанов та “КамАЗ”ы белән килеп туктады. Басуның икенче башындагы Хәлил Имамиев йөрткән ургычка да сенаж ташучылар озак туктап торырга ирек бирмәделәр. Янына берьюлы ике “КамАЗ” ашыкты.

 Баш агроном Рөстәм Ганиев (фотода унда) әйткәнчә, хуҗалыкта күпьеллыклар 1057 гектар тәшкил итә. Шуның 120 гектары печәнгә чабылган, 50 гектарыннан люцерна орлыкка суктырырылачак. Берьеллыклардан да сенаж салырга планлаштыралар. Кукуруз 400 гектар мәйдан били. Шулай итеп, терлек азыгы кышлату чорыннан соң да запас белән калыр­га тиеш. Чөнки 2023 елның ничек киләсен беркем белми.

“Маллар санын да арттырабыз. Киров өлкәсеннән –40, “ПМК” җәмгыятеннән 70 тана алып кайттык. Узган ел  күрсәткеченә карата 3 тонна сөт күбрәк савыла. Оетта 350 баш малга исәпләнгән торак төзелеп бетү алдында тора. Егерме көнлек эше калып бара. Кече Шыңарда 500 башлык торак өчен җир планировкалау башланды, берсе реконструкцияләнде”,– диде безгә Фәргат Сәүбәнов. 

Тулырак "Саба таннары" газетасында  укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев