2 июль 2022 яңалыклары
-
“Туган як”та терлек азыгы мул булыр
“Туган як” җәмгыятендә дә технологик таләпләрне үтәүнең әһәмиятен күздә тотып, күпьеллыкларның бер катын җыйнап алуны төгәлләп киләләр.
-
Бәрәңге өчен акча түлиләр
Җирнең кадерен белүчеләр өчен шатлыклы яңалык. Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан яңа ярдәм чарасы расланды.
-
КФУ профессоры июль аенда Татарстанда һава торышының нинди булачагы турында сөйләгән
Ай азагында тәүлеклек уртача температура 20 градус тәшкил итәчәк.
-
Хәлсезлек нидән килә?
Саулык һәм чир арасындагы халәтне гадәттә медиклар хроник талчыгу дип атыйлар. Русиядә бу хакта әлегә сүз кузгатмыйлар, чөнки бездә авырудан дәваланыр өчен мөмкинлекләр дә чикләнгән, әмма америкалылар чаң суга башлаганнар инде.
-
Июль ае нинди үзгәреш алып килә
Кешенең пенсия тупланмасын законсыз күчерүдән саклау турында закон үз көченә керде.
-
Кыярны кем ашаган? Мәчеме, чыпчыкмы?
Кибетләрдә ел әйләнәсе яшел кыяр өзелмәсә дә, килешәсездер, үз бакчаңда, үз теплицаңда өлгергән беренче кыярны һәркем сабыйларча көтеп ала. Аның тәме дә башка кебек. Безнең үзебездә элеккедән калган гадәт: беренче кыярны бүлеп авыз итәбез. Бала чакта әле такмазасын да әйтә идек: «Иске авыз, яңа аш, чирем-чорым, миннән кач!» Авырулар китәсенә ышанып әйтә идек. Әле бит ул чакта хәзерге кебек кибеттә өелеп тормый, кыяр вакыты бер генә. Анда да әби мәрхүмә, орлыкка дип, беренче кыярларны ашамаска куша, билге – кечкенә ак чүпрәк кисәге бәйләгән таякчык кадап куя. Безме соң инде сабыр итә торган! Ул таякчыкларны икенче урынга күчереп куя идек тә… Хәер, сүзем бит балачак шуклыклары, кыярлары турында түгел.