«Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен бай эчтәлекле концерт бүләк итте
«Чаба, чаба гомер аты» исемле концерт программасы тамашачыларга күңелле атмосфера тудырды
21 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Чаба, чаба гомер аты» концерты үткәрделәр. Концерт программасы бай һәм күптөрле иде. Чарада катнашучылар яраткан җырларын, рухи шигырьләрен башкардылар һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр.
Чыгышлар өлкәннәрнең күңелләрен нечкәртте, тамашачылар рәхәтләнеп кул чаптылар. Дөнья мәшәкатьләрен онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Тамашачылар барлык катнашучыларга да ярдәмнәре һәм актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев