«Тургай» приютына «Татар квадрат» квадро-төркемнәре килде
Саваплы гамәл
Шушы көннәрдә «Тургай» приютына "Туган авыл" кунакханә-күңел ачу комплексы җитәкчесе Рифкать Шәфыйков һәм Казан шәһәреннән Р.И.Ногманов җитәкчелегендәге "Татар квадрат" квадро-төркемнәре килде. Рифкать Зыятдин улы приютта тәрбияләнүчеләрне чын мич коймагы белән сыйлады һәм балаларның күңелен ачарга "Мишка" сюрпризын алып килгән иде. Казан кунаклары квадроциклларда килделәр һәм тәрбияләнүчеләр өчен машина йөртү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Шулай ук балаларыбызга искиткеч яхшы бүләкләр алып килделәр һәм алар белән төрле конкурслар үткәрделәр. Ахырда тәмле пылау белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев