Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тургай» приютында май чабу бәйрәме узды

Май чабу – Масленица – борынгы рус халык бәйрәме. Ул христиан динен тотучыларның Бөек пост башланыр алдыннан җиде көн, Пасхага кадәр җиде атна алдан билгеләп үтелә.

Быел Май чабу бәйрәме  11-17 мартка туры килде.

Май чабу - балалар өчен дә иң яраткан һәм күптән көтелгән бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне коймаклар пешерәләр, шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар, табышмакларга җаваплар табалар, балалар өчен кызыклы конкурслар һәм эстафеталар оештыралар, бәйрәм ахырында карачкыны яндыралар. "Тургай" приютында да әлеге йола җиренә җиткереп үтәлде. Балалар уйнадылар да, тәмле коймак, кайнар чәй белән дә сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев