«Тургай» приютында тәрбияләнүче балаларны ифтар ашына чакырып сыйладылар
Район яңалыклары

«Тургай» приютында тәрбияләнүче балаларны ифтар ашына чакырып сыйладылар

Рамазан- изге гамәлләр ае

 Рамазан аеның 15нче көнендә приютта тәрбияләнүче балаларны  авыл мәчетендә узган ифтар мәҗлесенә чакырып хөрмәтләделәр. Авыл имамы Рафикъ хәзрәт  балаларны  шатланып каршы алды, изге  Рамазан ае турында, мөселманның сыйфатлары, күркәм гадәтләре турында вәгазь  сөйләде, Коръән сүрәләре укып дога кылды. Аннары барлык кунаклар мул сыйлы табын артына чакырылдылар. Рамазан аеның бу кичәсе балалар өчен аеруча нурлы, күркәм үтте.


Нет комментариев