Балаларның җәйге яллары дәвам итә
Балаларны яклау көнендә "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр Казан циркында булдылар. Цирк тамашасы балалар өчен һәрвакыттагыча кызыклы һәм мавыктыргыч булып истә калды. Балалар һава гимнастлары, тылсымчылар, клоуннар чыгышларын яратып карадылар.Өйрәтелгән хайваннар чыгышлары да кызыклы булды. Балалар бу сәяхәттән якты, күңелле тәэсирләр белән кайттылар.






Нет комментариев