Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тылсымлы таяк – ЮИДчылар кулында

Яңа ел алды көннәрендә юлларда тәртип саклаучылар да көчәйтелгән патрульлек итү режимына күчте.

Татарстан  Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә дәүләт автоинспекторлары 28-31 декабрьдә  массакүләм  мәгълүмат чаралары белән берлектә юл хәрәкәтендә катнашучылар  арасында актив профилактика эше  алып бара. Кичә “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе җитәкчесе  Гүзәл Ягәфәрова, ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре Илнур Насыйбуллин,  Фаил Мәҗитов әлеге  чараны Шәмәрдәндә үткәрде. Республикада 20 декабрьдән  башланган "Кышкы каникуллар!" операциясе кысаларында  безгә Шәмәрдән лицееның яшь юл хәрәкәте  инспекторлары да  кушылды. Мондый  вакытта автоинспекторларның  машиналарны туктату ролен  үтәүче таягы балалар    кулына   күчә. Бигрәк тә V сыйныфта  укучы Илназ Шакиров әлеге тылсымлы “инструмент” белән оста  эш итте.  Таягын  сузуы була – автомобильләр урам  читенә  чыгып, шып туктап кала. “Юлларда  йөрү  кагыйдәләрен үтәгез, балаларны  яктылык  кайтаргыч  элементлардан йөртегез, иминлек  кагыйдәләрен үтәгез”,– ди  ул йөртүчегә тематик белешмәлек тапшырып. “Үзегез дә тәртипле булыгыз, имин  йөрегез,  каникулларыгыз имин үтсен”,– дип укучыларга теләкләрен  җиткерде Илһам Ибраһимов. 

Аннан соң ЮИДчылар әмеренә  буйсынган хатын-кыз   йөртүче Казаннан  килгән Лилия Шакирова булып  чыкты. Арткы  салонга  өч  игезәк баласы  утырган. Барысы да  иминлек каешлары белән  эләктерелгән. Мондый  очрак, әлбәттә, бик  сирәк була торган хәл. Шуңа да Гүзәл Ягәфәрәвага  өч игезәккә дә Яңа ел бүләге тапшырды. Яшь инспекторлар җәяүлеләрне дә туктаттылар һәм кышкы кичке сәгатьләрдә юлларда күренеп торуның мөһимлеген аңлаттылар. Акция билгесе булып йөртүчеләргә караңгыда автомобиль тирәсендә кайнашырга туры   килгәндә  кию  өчен махсус  җилет, җәяүлеләргә  кечкенә булса да, шәп яктырта торган  фонарьлар тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев